Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Газета- журналлар үзләре - кадерле бүләк!" Аралашу сәгате.

               Китапханәгә балалар өчен килә торган "Ялкын" журналы һәм "Көмеш кыңгырау" газетасы турында сөйләштек. Башлангыч сыйныф укучылары "Көмеш кыңгырау "газетасын бик яратып укыйлар. "Көмеш кыңгырау"- Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1993 елдан нәшер ителүче балалар өчен татарча газета. Татарстанда чыгып килүче бердәнбер республика балалар газетасы. Сәләтле, булдыклы балалар, аларның уңышлары турында язудан тыш, яшь буынга иҗат итү өчен киң мәйдан бирә ул."Көмеш кыңгырау" газетасы укучыларның яратып укый торган газетасына әверелде. Газета- журналлар- балалар өчен зур мәгълүмат чыганагы. Газета- журналлар- балалар өчен зур мәгълүмат чыганагы. Газета- журналлар укучыларда сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Газета- журналлар һәр гаиләнең көтеп ала торган кадерле кунагы ул.