Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

" Терроризм һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик."

                    Без укучылар белән безгә янаган куркынычлар турында сөйләштек һәм бу куркынычлардан саклана белү өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белдек.

                Укучыларга файдалы киңәшләр. Һәрвакыт уяу булырга. Таныш булмаган кешеләр, аларның үз- үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти - әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына хәбәр итегез. Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга кирәкми.Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган әйберләрне зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик куркыныч.

                  Укучылар үзегезнең тормышыгызны, башкаларныкын да саклагыз! Елмаеп, шатланып яшәгез, укыгыз, бәхетле булыгыз!