Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Матур әдәбият - тормыш көзгесе!" Матур әдәбият иленә сәяхәт.

               Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә, "Матур әдәбият - тормыш көзгесе!"- исемле сәяхәт оештырдык. Китап күргәзмәсе төзеп, обзор ясадым. Китаплардан матур шигырьләр, хикәяләр укып, фикер алыштык.

                 Матур әдәбият ул тормыш көзгебез, киләчәгебез, ул тел байлыгын үстерә. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә дә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урынын таба алыр. "Китап- белем чишмәсе"дигән халык. Чыннан да, китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый. Укыгыз китапларны! Телебезгә, мәдәниятыбызга тугрылыклы булып калыйк, укучылар!"