Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Татар халык уены "Ак калач."

          Уеннар - милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Бүген без сезнең белән "Ак калач" исемле татар халык уены белән танышырбыз. Балалар кулга - кул тотынышып, түгәрәккә басалар.Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый- җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү- кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр. 

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач,

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач,ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач!

Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен- җыр шулай дәвам итә.