"Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!" Тәрбия сәгате.
Китап - иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә."Китап кешене галәмнең хуҗасы итә",- ди П.А.Павленко.
Китапның барлыкка килү тарихы турында, китапны укып чыгу гына түгел, озак хезмәт итсен өчен, аларны кадерләп сакларга да кирәк икәнлеген аңлатып үттем.
Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.