Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Көзге фантазия. "Көз - күркәм чак, матур һәм сокландыргыч."

     22 нче октябрь көнне балалар белән, көзге матурлыкны карарга бардык. Көзге матурлык турында сөйләдем. Матурлыкны үз күзләребез белән күреп, табигатькә хозурланып, төрле уеннар уйнап, ял итеп кайттык.

       Көзен аеруча матур! Агачларның матурлыгына игътибар итик. Алар саргая, алсулана башлый. Яфраклар алтын яңгыр тамчылары кебек җиргә коелалар. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алмаштыралар. Шыбыр- шыбыр коелган яфрак өстеннән атлавы үзе бер кызык! Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Көз, аеруча моңсу ел фасылы. Күбесенчә, ул моңсулыкны, табигатькә төсләр өсти. Кызыл, алтынсу- бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар.Урманнарда агачлар, болыннарда үләннәр үзләренә хас булган бер төс алалар. Һавага төрле хуш исләр тарала, монда яфраклар исе. Көз - табигатьтә иң матур чорларның берсе шул.