"Татарстан тарихын беләбезме?" Викторина.
17 нче октябрь көнне, китапханәдә, "ТАССР тарихын беләбезме?"- исемле викторина уздырдым. Викторинада Татарстандагы күренекле кешеләр, истәлекле урыннары, гербы, флагы, ТАССР тарихы буенча сораулар урнаштырылган иде.Укучылар тулы һәм дөрес итеп тиз арада җавап бирделәр. Ахырдан китап күргәзмәсенә обзор ясалды.