Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Татар милли уены. "Йөзек салыш."

                  Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар - балаларны уйланырга,эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне  тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

                    Барыбыз да тезелеп бер рәткә утырабыз. Алып баручы учындагы йөзекне (Йөзек урынына башка нәрсә дә ярый) кемнеңдер учына салырга тиеш.Ул һәркемнең учына кагылып, катнашучыларның барысын да әйләнеп чыга. Кемдер янында озаграк тукталган була. Катнашучылар алып баручының һәм йөзек иясенең үз- үзен тотышыннан чыгып, йөзекнең кемдә булуын аңларга тырышалар. Йөзекне юри үзендә итеп күрсәтүчеләр дә булырга мөмкин. Уен азагында алып баручы уртага чыгып: "Йөзек кемдә йөгереп чык"- дияргә тиеш."Йөзек иясе" аның янына йөгереп чыга, ә калганнар аны ничек тә тоткарларга тырыша. Йөзек иясе алып баручы янына килеп җитә алса, уенда бу рольне үзе башкара.