Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Очрашыйк әле алтын көзләрдә." Әдәби - музыкаль кичә.

    Өлкәннәр!...Олы кешеләр!... Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән.Элек- электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Өлкәннәр көне күңелләргә мәрхәмәтлелек, җаннарга илаһи бер җылылык өсти. Өлкән буын кешеләренә бу көнне игътибар, ихтирам хисләре арта.Үзешчәннәр үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Өлкәннәребез бер- берсе белән күрешеп, яшьлек хатирәләрен яңарттылар.