Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Татарча диктант."

      26 нчы сентябрь көнне Пешәнгер авыл китапханәсе, Пешәнгер күпфункцияле үзәге, Мирҗәм авыл клубы белән берлектә, ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар. Акция дөрес язу, татар әдәбиятын белү,орфографик һәм грамматик хаталарны үз- үзеңә тикшерү һәм кызыксынуга юнәлтелгән. Татарча диктант ТНВ һәм ТНВ планета телеканаллары аша онлайн режимда узды.Һәр кеше бу акциядә катнаша алды.