Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Мәдәният дөньясына сәяхәт." Бердәм мәдәният дәресе.

Мәктәптә, укучының мәдәни көндәлеген тапшыру буенча, "Мәдәният дөньясына сәяхәт"- исемле Бердәм мәдәният дәресе узды. Укучылар презентация ярдәмендә республикабызның мәдәни һәм тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. Арча шәһәре һәм Арча районындагы музейлар турында сөйләдек. Укучылар өчен "Туган ягым - Татарстан!" китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.