Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яхшылык җирдә ятмый." Көзге мәрхәмәтлелек атнасы.

        10 нчы сентябрь көнне "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында изгелек эшләү, булышу максаты белән, сугыш чоры баласы, ялгыз яшәүче Миннебаева Фатыйма апага булышырга бардык. Чынлап та, безнең янәшәбездә көннәрен һәм төннәрен сызланулар белән үткәрүче күпме инвалидлар, картлык көннәрен ялгыз кичерүче әбиләр һәм бабайлар  бар.Алар барысы да безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ. Шуңа күрә һәркайсыбыз игелекле эшләргә вакыт табып, игътибарлылык, шәфкатьлелек күрсәтергә онытмыйк.

                      Изгелек кылу - бер кеше тарафыннан икенче кешегә карата игътибар күрсәтү, аңа булышу, минемчә. Бу дөньяда һәркем булдыра алганча, изгелек кылырга тиеш. Бер кечкенә генә изгелек эшләү дә күңелгә рәхәтлек бирә. Без игелекле эшләрне  аеруча күп башкарырга, бер- беребезгә игътибарлы,ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим - мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска тиешбез. Роберт Миңнуллинның "Яхшылык"дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйм.

  Яшәү безгә авыр булыр иде

   Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.