Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Җылы сүз - җан азыгы!" Көзге мәрхәмәтлелек атнасы.

              9 нчы сентябрь көнне Исламова Ләйсәннең өйләренә бардык. Ләйсән 1977 нче елның 25 нче сентябрендә (кызганычка каршы, ул инвалид булып) туа. "Ачның хәлен тук белми" дигәндәй, гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел.Безнең җылы караш, бер җылы сүз Ләйсәнебезнең җанын дәвалый. Ул һәрчак көтеп ала һәм тагын килегез дип озатып кала.