Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Балалар һәм китап." Информация сәгате.

7 нче сентябрь  көнне балалар белән "Балалар һәм китап"- дигән информация сәгате уздырдым. "Китап - бакча ул, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре"- дип язган мәгърифәтче К.Насыйри."Син кулыңа китап алдың.Сиздеңме- аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.(Г.Бәширов)Белем алуның иң яхшы юлы - китап уку.Нинди зур бәхет бит ул, сау- сәламәт булып үз кулларыңа китап тотып укый алу. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз. Китап геройларыннан үрнәк алабыз һәм кайберләренә охшамаска тырышабыз. Китаплар безне туган телебезне, хезмәтне яратырга,авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр. Тәрбияле, күп белергә теләүче кешеләр китапсыз яши алмый. Әйе, китап= киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да,дөреслеккә юл күрсәтүче дә.