Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап булсын юлдашың!" Китапханә белән танышу.

          Китап уку белемне тирәнәйтә, уйларга,йөрәккә канат куя, яхшылыкка өнди. "Китап кешене галәмнең хуҗасы итә",- ди П.А.Павленко.

            4 нче сентябрь көнне, беренче класс укучыларын, китапханә һәм андагы кагыйдәләр  белән таныштырдым. Балалар өчен язылган китаплар өлкәннәрнекеннән нык аерыла, алар аңлаешлы, балалар телендә язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән була. Китапханәдә үзеңә охшаган китапны сайлап ала аласың.Үзегез укыган китапны иптәшләрегезгә дә тәкъдим итегез. Китаплар халык байлыгы, аны саклагыз. Китап кешедә күркәм гадәтләр тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбызда китап белән дус булыйк! Ахырдан укучылар белән әкиятләр карадык.