Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Татарстан - минем Республикам!" Информация сәгате.

    30 нчы август көнне "Татарстан - минем Республикам!"- дип исемләнгән информация сәгате узды. Татарстан җире- татар халкының борынгы, тарихи туган иле.Информация сәгатендә, Татарстанда яшәүче милләт халкы, Татарстан символикасы турында сөйләп, аңлатып уздым. Халкыбызның зур байлыгы- мең елдан артык булган тарихы.Казанның тарихын сөйләдем. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызны сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк.Хәзерге көндә иң изге бурыч- үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.