Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Ак калфак - милләт көзгесе!" Фольклор кичә.

           Татар милли баш киеме- калфак. Аларның да төрлесе булган. Кечкенә калфак чәчкә кыстырып куелган, аның өстенә шәл ябылган. Ә зур калфакны тулысынча башка кигәннәр. Кияр алдыннан, аның яннарын бераз кайтарып куйганнар, алтынсу чук белән бизәгәннәр.Заманалар узу белән, калфаклар да үзгәргән. Бәйләнгәнне кечкенә бәрхет калфак алыштырган. Аны алтын җепләр белән бизәгәннәр. Соңрак калфакларга чәчәкле ак сәйлән, энҗеләр теккәннәр.

                  Кичәбездә калфак турында, татар милли уеннары турында сөйләштек. Республикабызда "UenFest" конкурсы  старт алды. Без бу конкурста татар халкының милли уены "Ачык авыз"уенын уйнадык. Шулай ук "Йөзек салыш", "Наза" уеннарын уйнадык.

                   Уеннар- милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын саклап килгәннәр. Без кичәбезне, милли- гореф гадәтләребезне саклыйк, буыннан- буынга җиткерик, татар халык уеннарын өйрәник һәм матур итеп уйнап дәвам итик "- дип тәмамладык.