Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Мәңге яшә, Арча!" Китап күргәзмәсе.

Арча районы Татарстан Республикасында иң эре районнарның берсе. Арчаның күп гасырлык үзенең тарихы бар.Туган төбәгебез 1930 нчы елда(10 август) район булып формалаша. Бүген районыбыз 90 яшен бәйрәм итә. Яше күп булса да, Арчабыз көннән- көн яшәрә, яңара, шәһәр статусын алды. Арча шәһәре елдан- ел үсә, матурая. Китапханәдә "Мәңге яшә, Арча!" - исемле китап күргәзмәсе төзелде. Районыбыз тарихы, күренекле кешеләре, мәдәнияты, сәнгате, төзелеше һ.б. белән танышырга мөмкин. Күргәзмәдә Арча турында эшләнгән альбом да урын алган.