Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Арча читекләре!" Рәсем конкурсы.

Арча үзәк китапханәсе балалар арасында "Арча читекләре!" исемле рәсем конкурсы уздырды. Безнең авылдан да 2 бала катнашты. Бизәкле күн читекләр, туфлиләрне җирле халык кына түгел, бүтән төбәкләрдән дә яратып кияләр. Аларны төсле йомшак күн сафьяннан, бераз катырак булган юфьтән, кайвакыт кәҗә тиресеннән тегәләр. Күнне төрле төсләргә маналар,аннары, бизәк төшергәндә, трафаретка салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, ефәк, кайвакыт алтын һәм көмеш җепләр белән тоташтырып тегәләр. Бизәк төшкән итекләрне читек дип атыйлар.