Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тирәнәя һаман яралар.."

1 июль көнне,"Сугышчан дуслык" җәмгыяте җитәкчесе һәм Әфганстанда хезмәт итеп кайтучылар, Пешәнгер авылында, Әфганстанда хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган Әһлиуллин Васил Абдулла улын, исән - сау Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт итеп кайтып үлгән Лотфуллин Рифат һәм Якупов Раушанны искә алып, чәчәкләр салдылар.

Вакыт узган саен еллар кочагына сыенып калган "әфган" сүзеһаман аларның җаннарын тетрәндерә, таш - кыялар арасында башын салган иптәшләре хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир- егетләребезнең яраларын кузгата.Җир йөзенә кабат мондый афәтләр килмәсен, кешелек сугыш афәтен күрмәсен!Күкләребез аяз, тыныч булсын!