Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Онытмыйк үткәнне, югалттык күпләрне!"

         22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне.Бөек Ватан сугышы иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш. 1941 ел 22 июнь... Бу көнне илебезгә немец- илбасарлары һөҗүм иткән. Алсу таң канлы таңга әйләнгән. Авылыбыздагы барлык ир -егетләрне сугышка озатканнар. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 200 ләп кеше киткән.Шулардан 113 е яу кырында ятып калган. Безнең шушы һәйкәлдә яу кырында ятып калган авылдашларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән. Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр якташларыбызны беркем дә, һичкайчан онытырга тиеш түгел.