"Наркоманнар- ялгышлык корбаннары!" Китап күргәзмәсе.
Китапханәдә "Наркоманнар - ялгышлык корбаннары!" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти- әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз.Наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап- алардан кискен төстә баш тарту. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Наркотикларга бәйләнмәс өчен, һәр буш вакытыбызны файдалы үткәрергә кирәк. Әдәби әсәрләр уку, спорт белән шөгыльләнү, әти -әниләргә булышу - минемчә файдага гына булыр. Әйдәгез, бергәләп китап укыйк! Рәхим итегез!