Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Алтын куллы халкым сынатмас.

4 нче ноябрь көнне "Алтын куллы халкым сынатмас" исемле кичә булды.Менә безнең алда җан җылыларын биреп, күз нурларын түгеп эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе.Әйе, алар хатын- кызларыбызның осталыгына һәйкәл! Кичәдәгеләргә чиккән сөлгеләр, мендәр япкыч, чиккән кулъяулыклар турында сөйләдек.Мин Нурзиянең Тылсымлы энә китабы белән таныштырдым.Бу китап халкыбызның мирасы булган калфак һәм түбәтәй чигү ысулларын өйрәтә.Нутфуллина Румия үзенең бәйләгән әйберләре белән таныштырды.Кичәдә укучылар биеделәр, йола уеннары уйнадылар,җырладылар.

Халкыбызның күңел җәүһәрләре сезне гел матурлыкка, яхшылыкка, шәфкатьле,игелекле,әдәпле булырга өндәсен!- дип кичәбезне тәмамладык.