Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Арча ягы- данлы төбәк!" Информация сәгате.

              18 нче март көнне китапханәдә, "Арча ягы - данлы төбәк"- исемле информация сәгате уздырдым. "Мәңге яшә, Арча!" - дигән китап күргәзмәсе төзедем һәм обзор ясадым. Арча шәһәре тарихы, музейлар, тарихи- мәйдани һәйкәлләре, уку йортлары, мәчетләре,шәһәрнең танылган кешеләре белән таныштык. Арчада милли татар бизәкләре төшереп аяк киемнәре җитештерүче бердәнбер предприятие бар. Арча сәнгать мәктәбендә, укучылар сараенда һәм яшь техниклар йортында түгәрәкләргә йөреп, балалар өстәмә белем алалар, узара аралашалар. Районыбыздагы Советлар Союзы Геройлары, Соөиалистик Хезмәт Геройлары, Татарстан халык язучылар белән чиксез горурланабыз.