Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әнием - йөрәк түрендә!" Бәйрәм кичәсе.

           7 нче март көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәктә, "Әнием- йөрәк түрендә"- исемле бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә әниләр ике төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Командада катнашкан әниләр, 5 юнәлеш буенча сорауларга җавап бирделәр, сораулар Бөек Ватван сугышының 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгына карата бирелде, ярышлар арасында концерт номерлары куелды. 2 команданың да очколары тигез булды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Әниләр рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр. Күтәренке рухта өйләренә таралыштылар.