Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Җирдәге тормыш хакына." Батырлык дәресе.

           5 нче март көнне укучыларга "Җирдәге тормыш хакына"- дип исемләнгән батырлык дәресе уздырдым. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр кыз- уллары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм яшәячәк. Фаҗигале сугыш елларында югалту ачылары һәм җиңү шатлыкларын сүзләр белән генә үлчәп бетерерлек түгел.

                Хәзерге урта һәм яшь буын якты дөньяда яшәве белән сугыш каһарманнарына һәм ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан сугыш чоры балаларына бурычлы. Каһарманнарыбызны онытмыйча, аларны данлап һәм хөрмәтләп, тыныч тормышта яшәргә язсын.