Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Гөлсинә Зәкиева "Үзе сайлаган язмыш." Спектакль.

               23 нче февраль көнне, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап һәм 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Апаз авылы җирлеге үзешчәннәре, Гөлсинә Зәкиеваның "Үзе сайлаган язмыш" спектаклен сәхнәләштерде. Әлеге спектакльдә, сугышта батырларча көрәшүчеләр, тылда армый- талмый, барысы да фронт өчен дип эшләүчеләр, ятим калучы балалар язмышы, ачлыктан үлүче гаиләләр ачык итеп чагылдырылган.Үзешчән артистлар бу спектакльне тамашачыга тиешенчә җиткерә алдылар.