Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Хуш киләсең, Сөмбелә- Көз кызы!"

   14 нче октябрь көнне мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә "Хуш киләсең, Сөмбелә- Көз кызы!"- исемле музыкаль кичә узды.Нәүрүз бәйрәме игенчелек чорын башлап җибәрсә,Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап- йомгаклап куя.Бәйрәм кичәсе төрле матур уеннар, җырлар, биюләр, нәфис сүзләр белән, бик матур үтте.Бәйрәмгә балаларның һәм укучыларның әти- әниләре көзге муллыктан бик матур күргәзмә төзегәннәр иде.