Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Солдат язмышы." Информация сәгате.

            15 нче февраль көнне Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулу көненә, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәктә, "Солдат язмышы"- исемле информация сәгате уздырдык.Интернациональ бурычын үтәгән якташларыбыз, сугышта Әфган җирендә ятып калган авылдашыбыз Васил Әһлиуллин турында сөйләдем. 1984 нче елның май аенда армия хезмәтенә алына, октябрьдә Әфганстанга җибәрелә, 1985 нче елның мартында һәлак була.

              Хезмәттәш дуслары, авылдаш дуслары хәтер- хатирәләр белән еш киләләр аның каберенә. Хезмәттәш дуслары һәм без, мәдәният хезмәткәрләре, каберенә чәчәкләр салдык.