Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китапханә - серле дөнья!" Түгәрәк өстәл.

                29 нчы январь көнне, китапханәче, балаларны Милли китапханә тарихы белән таныштырды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуга, 10 нчы  гыйнварда 155 ел тулды. Ул Россиядәге һәркем файдалана ала торган җәмәгать китапханәләренең иң әвәлгеләреннән берсе булып санала. Башлангычы Казан шәһәрендә 1865 елның 24 гыйнварында ачылган Казан җәмәгать китапханәсенә барып тоташа. Ә аның нигезен танылган китап сөюче Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсе тәшкил иткән. Кечкенә генә җәмәгать китапханәсе шушы гасыр ярым вакыт эчендә Россиядәге иң зур милли китап хәзинәләренең берсенә әверелде.

                       Китапханә тарихы белән танышканнан соң, балалар белән, балалар китаплары белән таныштык, китаплардагы әкият геройлары турында сөйләштек. Ахырдан балалар үзләре теләгән китаплар алдылар.