Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яңа ел утлары әкият иленә дәшә!" Яңа ел тамашасы.

       4 гыйнвар көнне, авылыбыз клубында, мәктәп укучылары һәм детсад балалары өчен "Яңа ел утлары әкият иленә дәшә"- дип исемләнгән күңелле тамаша оештырдык. Балаларны котлап Кыш бабай һәм Карчәчәк килгәннәр иде.Балалар барысы да бик матурлар, төрле- төрле костюмнардан килгәннәр иде, һөнәрләрен күрсәттеләр.Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләште. Балалар белән бергә әти- әниләре дә чыршы тирәли әйләнделәр. Шулай ук кызыклы уеннар уйналды.Бәйрәм күтәренке рухта узды. Һәрберсе өйләренә сөенеп, бүләкләр белән кайтып киттеләр.