Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Таудай шатлыклары белән, Яңа ел килә!" Яңа елны каршылау кичәсе.

         31 нче декабрь көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, Яңа елны каршылау кичәсе булды. Авылыбыз үзешчәннәре матур җырлары, дәртле биюләре,нәфис сүзләре белән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы исә бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәмебезгә Убырлы һәм Клоуннар да килгән иде. Тамашачылар үзләре дә бик актив булдылар, уеннарда теләп катнаштылар. Бәйрәм тамашачыларның күңеленә хуш килде. Соңыннан лотерея билетлары уйнатылды.