Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Калфак тегәм- ләззәт алам!" Мастер класс.

         Калфак кигән хатын- кызларга игътибар итмичә узу мөмкин түгел. Матур да, зәвыклы да, сокландыргач та бит ул калфаклар! Матур калфак  тегү серләренә өйрәнәсегез килсә, "Ялкын" журналының ноябрь санын алып өйрәнә аласыз. Калфак тегү серләрен сезгә Ләйлә Арсланова өйрәтә. Кадерле китап укучыларым! Әби- бабаларыбыздан килгән гореф- гадәтләр, милли төсмерләрнең яңа сулыш белән үтеп керсен,  дәвамлы булсын!