"Дустым китап!"
Укучыларга, китапханәдән китапларны һәм газета- журналларны ничек табарга икәнен аңлаттым. Яңа кайткан китаплар белән таныштырдым. Китаплардагы табышмак, мәкальләр белән, әкият геройлары белән таныштык.
Китап- иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. "Китап кешене галәмнең хуҗасы итә"- ди П.А.Павленко. Китап тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.
Укучылар өйләренә китаплар сайлап алдылар.