Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Герой - якташларыбыз!" Патриотик сәгать.

        9 декабрь көнне, китапханәдә, Геройлар көненә багышлап "Герой- якташларыбыз!"- исемле патриотик сәгать узды. 2007 елдан башлап 9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Без, илебез өчен даһи эшләр башкарган герой- батырларны онытырга тиеш түгел. Арча районының Мирҗәм авылы республикага билгеле дәрәҗәле шәхесләрнең туган җире, Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларын биргән авыл ул. Советлар Союзы Герое- Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары- Дания Галимова һәм Галимулла Асхадуллин турында сөйләдем. Бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында укучыларга җиткердем. Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?- дигән сорауга каршы укучылар, кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, зиһенле, игътибарлы, җитез һ.б.- дип җавап бирделәр. Геройларыбызның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан- буыннарга күчсен!