Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк!"

       Республикада инвалидлар ункөнлеге бара. 3 нче декабрь- Халыкара инвалидлар көне. 1 нче группа инвалид кыз Исламова Ләйсән янына бардык. Чынлап та, безнең янәшәбездә көннәрен һәм төннәрен сызланулар белән үткәрүче күпме инвалидлар, картлык көннәрен ялгыз кичерүче әбиләр һәм бабайлар бар. Алар барысы да безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ. Шуңа күрә һәкайсыбыз игелекле эшләргә вакыт табып, игътибарлылык, шәфкатьлелек күрсәтергә онытмыйк.