Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Рифат Җамал белән очрашу. Музыкаль -шигъри кичә.

             30 нчы ноябрь көнне, Мирҗәм авыл клубында шагыйрь һәм фән докторы Рифат Җамал белән очрашу кичәсе, шагыйрьнең "Өн" дигән китабын тәкъдир итү булды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды. Шигырьләрен китап сөючеләр дә, автор үзе дә башкарды. Чыгышлар музыкаль тәнәфесләр белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәм укучыларда, кунакларда матур тәэсирләр калдырды.