Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Без китап яратабыз.

17- 18 сентябрь 2016 ел Татарстан Республикасында"Парк һәм скверлар" көненә багышлап фестиваль үтә.Шуңа багышлап 16 сентябрь көнне, мәктәбебезнең матур урынында, детсад балалары белән китап сөючеләр бәйрәме уздырдым.Балалар китап турында,аны ничек укырга, китапка сакчыл караш турында белделәр, Габдулла Тукай шигырьләреннән һәм әкиятләреннән чыгып төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштылар.