"Әнием- күз нурым!" Рәсем дәресе.
24 нче ноябрь- әниләр көне. Бу көнне балалар әниләренә бүләк ясарга, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәккә җыелдылар. Йөрәкләреннән чыккан җылы хисләрне дәфтәр битләренә төшерделәр. Барысының да рәсемнәре матур, зәвыклы килеп чыкты.