Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Татарча диктант. Акция.

     "Татарча диктант- 2019" белем бирү акциясе 19 октябрь көнне  Казан вакыты буенча 13.00 сәгатьтә бөтен дөньяда узды. Бу акциядә китапханәче дә катнашты. Татарча диктант - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан оештырыла. Диктант язарга укытучылар, тәрбиячеләр, поварлар, фелҗдшер һәм башка профессия кешеләре килде. Диктантны укытучы Галяутдинова Илүзә Риф кызы яздырды. Барлыгы 15 кеше язды.