Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Минем яраткан Татарстаным!" Төбәк сәгате.

                5 нче ноябрҗ көнне "Минем яраткан Татарстаным!"- исемле төбәк сәгате узды. Балаларга Республикабызның президенты, матур һәм истәлекле урыннары, башкаласы Казан турында сөйләдем. "Мавыктыргыч Татарстан" китабы белән таныштырдым, бу китап тарихи мирасыбызны һәм күп милләтләрнең мәдәни дөньясы белән таныштырып, күңелле сәяхәткә дәшә. Электрон презинтаөия ярдәмендә балалар Татарстанның, Казанның тарихи урыннары белән таныштылар. Казан шәһәрендә булган балалар, үзләренең күргән матур урыннары турында сөйләделәр.