Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Парлы гомер - нурлы гомер!" Өйдә юбилярларны хөрмәтләү.

               9 нчы октябрь көнне, клуб мөдире белән юбилярларны котларга бардык. Ахмадуллин Фаиз- Гөлйөзем апалар һәм Залялиев Камил - Тахирә апалар алтын туйларын, Зайнагутдинов Рашит һәм Гатифәбану апалар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр. Тату гаиләнең нигезе- ихласлык, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкта. Бер- береңне аңлап яшәгән чакта гына алтын, зөбәрҗәт туйларга җитәргә мөмкиндер ул. Сезгә ак бәхетләр, сәламәтлек, озын гомерләр,пар канатлар булып тагын озак яшәвегезне телибез.