Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яхшылык җирдә ятмый." Өлкәннәр декадасы.

            Шәфкатьлелек, авыр чакта ярдәм кулы сузу- татар халкына борынгыдан хас күркәм сыйфатларның берсе. 5 нче октябрь көнне, авылыбыз өлкәне, Исламова Флюра апага бардык. Флюра апа китаплар, газета- журналлар укырга бик ярата, актив китап укучым да ул. Ул без килгәнгә бик сөенде. Мин аны һәрвакыт яңа китаплар, вакытлы матбугат белән таныштырып барам. Өлкәннәргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк.