Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Туган җирем- батырлар төбәге!" Мәдәни дәрес.

             1 нче октябрь көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәктә "Туган җирем- батырлар төбәге"- исемле мәдәни дәрес уздырдым. Бу мәдәни дәрестә геройларның тормыш юллары, фронтта һәм эштә эшләгән батырлыклары турында сөйләдем.

              Без илебез өчен даһи эшләр башкарган герой- батырларны онытырга тиеш түгел. Арча районының Мирҗәм авылы республикага билгеле дәрәҗәле шәхесләрнең туган җире, Cоветлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларын биргән авыл ул.

               Фәкать геройларның данлыклы үткәненә нигезләнеп кенә без үсеп килүче буында ватаныбызга мәхәббәт тәрбияли һәм илебезне ышанычлы кулларга тапшыруыбызга ышана алабыз.