Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кул эшем- куанычым!" Түгәрәк өстәл.

                 25 нче сентябрь көнне Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәктә, түгәрәк өстәл янында "Кул эшем- куанычым!" дигән чара үтте. Бәйләү остасы Нутфуллина Румия балаларга крючоклар турында, крючок белән бәйләү серләре турында таныштырды. Балалар бәйләү серләренә төшенделәр. Башта ул җайлы булган салфетка бәйләргә өйрәтте.Балалар бар күңел җылыларын биреп, бик теләп өйрәнделәр.

                  "Бәйләргә курыкмагыз. Киләчәккә кирәк ул. Үзең бәйләгән әйбердән дә кадерлерәк нәрсә юк. Кечкенә салфетка бәйләүдән башлагыз. Аннары кул  шомарып, зуррак әйберләргә күчәсең. Шулай ук күңел биреп эшләргә кирәклеген дә онытмагыз"- дип киңәшен бирде Румия апалары.