Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

" Мәдәният дөньясына сәяхәт." Мәдәни сәгать.

       23 нче сентябрь көнне мәктәптә ,укучының мәдәни көндәлеген тапшыру буенча, "Мәдәният дөньясына сәяхәт"- исемле мәдәни сәгать уздырдык. Казан шәһәрендәге тарихи урыннар, Арча шәһәре һәм Арча районындагы тарихи- мәдәни урыннары, күренекле язучылары, бөек мәгърифәтчеләре, сәнгать эшлеклеләре, галимнәре, музейлар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары белән таныштырдым. Мәдәни көндәлекне ничек тутырасы турында сөйләдем. "Китаплы балачак- күңелләрдә мәңге калачак"- исемле китап күргәзмәсе төзедем һәм обзор ясадым.