Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Алар даны мәңгелек!" Хәтер сәгате.

                  7 нче сентябрь көнне, обелиск янында, детсад балалары белән, "Алар даны мәңгелек"- исемле хәтер сәгате уздырдым. Балаларны Бөек Ватан сугышы чоры белән, авылдашларыбызның Җиңүне якынайтуга керткән батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән таныштырдым; тормышның кадерен белеп, тәрбияче апаларының һәм әти- әниләренең сүзләрен тыңлап үсүләрен теләдем. Шушы обелискка сугыш кырында үлеп калган авылдашларыбызның исемлеге язылганын һәм обелискны чистартып, һәрвакыт чиста тотарга кирәклекне аңлаттым.