Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Экстремизмга- юк!" Информация сәгате.

         Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла- каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем дә әйтә алмый. Информация сәгате "Нәрсә ул террорчылык?" дигән сорауга җавап эзләү белән башланды. Укучылар куелган сорауга өлешчә дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр. Кызыксынган укучыларның 1977 елда Мәскәү метросында шартлау турында белүләре, Бесландагы вакыйгалар җаннарын тетрәндергәне ачыкланды. Дөрестән дә, террорчылык- куркыныч, террорчылык- афәт. Укучыларга террорчылыкның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләдем. Аның никадәр куркыныч икәнлеген Россия территориясендә соңгы елларда булып үткән терактларның       санын гына атау да җитә.

                         "Әгәр дә..." дигән эшлекле уен укучыларның фикер өйртүләрен, эчке кичерешләрен билгеләргә ярдәм итте, аларны төрле ситуацияләрдә уяу булырга, югалып калмаска, дөрес адым ясарга өйрәтте. Мәсәлән, "Сезнең мәктәбегезгә бомба куелган"- дип шалтыраттылар.- Бу очракта нишләрсез?- дигән сорауга укучылар:"Кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә, узара тынычлыкны сакларга, паникага бирелмәскә кирәк"- дип җавап бирделәр.Уен барышында янәдән "Терракт вакытында үз- үзеңне тоту" кагыйдәләре кабатланды. Республиканың әле бер, әле икенче төбәгендә терроризм чаткылары күренеп ала.  

                         Һәр кеше матур, якты, тыныч тормышта яшәргә хокуклы.