Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Чишмәләр җыры тынмасын!" Чишмәләргә сәяхәт.

                    "Чишмәләр җыры тынмасын"- исемле укучылар белән сәяхәт оештырдык.

      Тау астында чишмәбез,

       Су алырга төшәбез.

       Татлы суын без аның

        Бик яратып эчәбез.

  Әйе, туган авылларыбыз чишмәләрдән башлана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз гүя шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кечкенә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле. Чишмәләр кайчандыр су алу гына түгел, яшьләрнең очрашу, вәгъдәләр бирешү урыны да булып саналган. Изге чишмә, Югары оч чишмәсе, Аргы як чишмәсе, Рәдиф чишмәсенә сәяхәт ясадык. Китапханәче авылыбыз чишмәләре турында сөйләде, аларның тарихлары белән таныштырды. Авылыбызның иң мөхтәрәм кешесе Гөлфия апа Зайнуллина догалар укыды, "Изге чишмә" тарихы белән таныштырды.

          "Күңелләрем ачтың чишмәм,

            Суың тәмле, ләззәтле.

             Эчкән суың көч- хәл өсти

             Бөтен кеше рәхмәтле.

                         Чишмәләребез борынгы булсалар да, алар авыл халкы өчен әле дә кадерле. Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан искиткеч гүзәл урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык!