22 август-Россиянең дәүләт флагы, 30 август- Татарстан Республикасы көне. Викторина.
Бәйрәм көннәрендә безнең урамнарда һәм йортларда Россия һәм Татарстан флаглары җилферди. 22 август-Россиянең Дәүләт флагы көненә һәм 30 август- Татарстан Республикасы көненә, 21 нче август көнне, укучылар белән әдәби викторина уздырдык. Укучылар викторина сорауларына бик төгәл итеп җавап бирделәр.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт флагы, гербы,гимны- Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар. Аларны ихтирам итү- Татарстан Республикасының һәр гражданының изге бурычы.Россия Федерациясе Дәүләт һәм Татарстан Республикасы флагы горур җилфердәсен!